«Кем матуррак сайрый»: экологик ассорти (6+)

4 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Халыкара кошлар көненә багышланган «Кем матуррак сайрый» дигән экологик ассортига чакырды.

10ф
10ф. «Кто лучше всех выводит трели»2
10ф. «Кто лучше всех выводит трели»1
10ф. «Кто лучше всех выводит трели»

Китапханәче балаларга кошларның төрләре, аларның үз-үзләрен тотышлары, елның төрле вакытларында кешеләрнең аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләде. 
Чараның икенче өлешендә укучылар бик теләп уеннарда катнашты: «Бу нинди кош? Таны!» уенында кыскача тасвирлама һәм силуэтлары буенча кошны атады; «Кошлар филармониясе»ндә тавышлары буенча кошларны танырга тырышты; «Тере барометр» уенында балалар кошлар белән бәйле халык сынамышларын искә төшерде. 
«Китапларның канатлы геройлары» викторинасы бик кызыклы һәм файдалы үтте, анда әсәрләрдән өзекләр буенча китап авторының нинди кош турында сөйләвен белергә кирәк булды. «Кошлар ашханәсендә» исә балалар канатлыларның нәрсә белән туклануын белде. 
Чара азагында китапханәче катнашучыларга төп геройлары кошлар булган М. Горькийның «Воробьишко», Г. Скребицкийның «Хитрая птица», В. Бианканың «Синичкин Календарь», Е. Чарушинның «Щур», К. Паустовскийның  «Растрёпанный воробей» һ.б. китапларын укырга киңәш итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: