«Табигать белгечләре» Экологик турнир (6+)

Үзәк балалар китапханәсендә мәктәп каникулларының беренче көнендә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Табигать белгечләре» исемле экологик турнир узды.

IMG_20190322_100859
IMG_20190322_095846
IMG_20190322_102023
IMG_20190322_103007

Катнашучылар «Экомозаика», «Экспресс сорау-җавап», «Хайваннар дөньясында», «Әкият һәм чынбарлык», «Әйләнә-тирә дөньябыз» кебек бәйгеләрдә көч сынашты. «Пентонималар» биремендә исә чүпнең бер төре буенча билгеле бер тәртиптә биш факт укылды, аларны дөресч билгеләргә кирәк булды. Шулай ук балалар ребус, кроссвордлар чиште һәм «кара тартма»дагы әйберләрне белергә тырышты.

Экологик турнир укучыларга белемнәрен күрсәтергә ярдәм итте, алар экология һәм табигатьне саклау темаларына караган  төрледән-төрле сорауларга җавап эзләде.  Чара бик кызыклы узды һәм белемгә бай булды. Әлеге турнир балаларның күп белүләрен, табигатьне яратуларын, аңа сакчыл карауларын күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: