«Табигать белән икәүдән-икәү»: экологик турнир (6+)
Көзге каникуллар вакытында Үзәк балалар китапханәсендә «Табигать белән икәүдән-икәү» дигән экологик турнир узды. Ярышта катнашучыларга игътибарлылык, җитезлек һәм, әлбәттә, әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә алган белемнәре кирәк булды. Балалар Кызыл китапка кертелгән хайваннар турында кроссворд, кошлар турында ребусларны чиште һәм экология турындагы шигъри юлларда яшерелгән бөҗәк исемнәрен эзләде. «Кара тартма» биремендә тасвирлаган буенча анда яткан предметны белергә кирәк булды. Турнирның «Гамәли эш» дип аталган соңгы биреме аеруча кызыксындырды, анда кеше үзеннән соң калдыра торган кәгазь, агач, пластик, пыяла һәм башка чүпне табигатьтә кайсы озаграк таркалуына карап аерырга кирәк булды. Гамәли бирем нәтиҗәсендә балалар көн саен чыгарып ата торган гади чүп турында яңа мәгълүматлар алды. |