«Башка Җир булмаячак» экологик набат (6+)

11 марттан 14 мартка кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, яшь укучылар өчен «Башка Җир булмаячак» дигән экологик набат үткәрде.

(2)IMG_5581
(3)IMG_5587
(4)IMG_5620
(5)IMG_5624
(1)IMG_5512

Очрашу башында балалар нәрсә ул экология, табигать һәм аның байлыкларын ничек сакларга кирәклеге, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавы һәм уртак йортыбыз – Җир планетасын саклар өчен, нәрсә эшләргә кирәклеге турында белде. «Китап аша табигатькә мәхәббәт» дигән китап күргәзмәсе дә игътибарсыз калмады, анда экология, хайваннар һәм үсемлекләр турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде.  Ә үз белемнәрен һәм эрудицияләрен тикшереп карар өчен, яшь укучылар, командаларга бүленеп, «Табигать белгечләре» дигән экологик уенда катнашты. Ул «Кошлар турында табышмаклар», «Хайванны һәм кошны таны», «Урман Айболитлары», «Безнең агачлар», «Урманда яшәүчеләр» дигән турлардан торды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: