«Экологик сукмак буйлап сәяхәт» экологик сәяхәт (6+)

12, 13, 14 һәм 15 мартларда, 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Экологик сукмак буйлап сәяхәт» дигән экологик сәяхәт чарасы уздырды.

Ваваффаъ
вапвапвфй
впавыы
ВЫавааи
пкпквпкпк

Тере табигать дөньясы күптөрле һәм искиткеч, ә җәнлекләр һәм кошлар турында сөйләүче китаплар белән танышып һәм әлеге җан ияләрен күзәтеп, аларның тормышы турында күпме яңа нәрсәләр белергә мөмкин. Чара «Яшел дөнья тормышыннан» дигән китап күргәзмәсе белән танышудан башланды, анда фәнни-популяр китаплар, журналлар язучы-натуралистларның әсәрләре тәкъдим ителде. Балалар дүрт аяклы дусларыбыз тормышыннан бик күп кызыклы фактларны белде, мәсәлән, җир йөзендә кайсы хайван иң җитезе, аккошның ничә каурые бар, нинди бөҗәкләр төнлә йокламый һ.б. Чара кунаклары «Җәнлекләр һәм кошлар тормышыннан әкиятләр һәм хикәяләр» дигән танып белү уенында катнашты, ул «Хайванны таны», «Урман табышмаклары», «Әйе яки юк», «Кош легендалары», «Сакла-кайгырт» дигән биш турдан торды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: