«Табигать – безнең йортыбыз» экологик круиз (12+)

24 октябрьдә 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Экокалендарь» программасы буенча «Табигать – безнең йортыбыз» дигән экологик круиз үтте. 

кепыку
23ф. Экологический круиз «Природа – наш дом» (12 ) (1)
23ф. Экологический круиз «Природа – наш дом» (12 ) (2)
23ф. Экологический круиз «Природа – наш дом» (12 ) (3)
23ф. Экологический круиз «Природа – наш дом» (12 ) (4)
Чара башында китапханәче юкка чыга баручы хайван һәм үсемлек төрләре, кеше тормышында урманның роле һәм планетада кеше гаебе белән килеп чыккан экологик проблемалар турында сөйләде. 
«Greenpeace» электрон презентациясеннән балалар «Гринпис» табигатьне саклау оешмасының барлыкка килү тарихы, инглиз теленнән тәрҗемәдә аның «Яшел дөнья» дигәнне аңлатуы, шулай ук Россиядә Кызыл китапның барлыкка килү тарихы һәм уртак йортыбыз – Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында белде. 

Алга таба чарада катнашучылар бик теләп «Экологик», «Эрудит», «Гринпис», «Ассоциацияләр»  дигән экологик бәйгеләрдә һәм «Табигать белгечләре» интерактив уенында катнашты.
Балалар игътибарына «Җирне яратып» күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: