«Түбән Кама милли паркы»: экологик круиз (12+)

30 декабрь көнне 6 нчы санлы китапханәдә Татарстандагы табигый хәзинәләрнең берсенә багышланган «Түбән Кама милли паркы» дигән экологик круиз үтте. Балалар паркның ачылу тарихы, аның рельеф һәм климат үзенчәлекләре белән танышты, үзләре өчен күп кенә вәкилләре Кызыл Китапка кертелгән бик бай флора һәм фауна дөньясын ачты.

Укучылар экологик туризм төшенчәсен өйрәнде һәм паркның иң кызыклы маршрутлары буенча – Зур нарат урманы, Кече нарат урманы, Танай болыннары, Кызыл тауга виртуаль экскурсия кылды.  
«Табигатьне саклыйк» дигән китап күргәзмәсе республикабызның актуаль экологик проблемалары, аеруча сакланучы табигать территорияләренең әһәмияте, табигать байлыкларын аңа зыян салмыйча дөрес куллану турында сөйләде.  

Поделиться: