«Табигать белгечләре» экологик калейдоскобы (6+)

4 майда 8 нче санлы балалар китапханәсе балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә «Табигать белгечләре» дигән экологик калейдоскоп уздырды.
Чара «Яшел могҗиза – Җир» дигән китап күргәзмәсен караудан башланды, анда экология, хайваннар һәм үсемлекләр, табигать могҗизалары турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. 

(1)20260504_103358
(2)20260504_104030
(3)20260504_110924
(4)20260504_110716

Китапханәче чара кунакларын экологик бәйрәмнәр, мәкальләр, табышмаклар, һәм шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар өчен «Син беләсеңме?», «Яшел даруханә», «Табигать серләре», «Бу мөһим!» дигән биремнәрдән торучы «Экологик калейдоскоп» интерактив уены әзерләнде. Яшь укучылар бик теләп һәм азарт белән «Кулда ни барын бел», «Бочкадагы табышмаклар», «Чүпне аер», «Дүртенче артык» кебек төрле хәрәкәтчән уеннар уйнады. Чара «Мин яшел планета өчен!» дигән бию флешмобы белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: