«Кошлар каласына сәяхәт» экологик калейдоскоп (0+)

13 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Кошлар каласына сәяхәт» дигән экологик калейдоскоп уздырды.
Җир йөзендә тормышы табигать, агачлар, кошлар, хайваннар дөньясы белән бәйләнеше булмаган кеше юктыр. Китапханәче нәниләрне канатлы дусларыбыз дөньясы белән таныштырды, кошларның нинди файда китерүе, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында сөйләде. Видео-презентация ярдәмендә яшь китап сөючеләр җылы якка очучы һәм кышлаучы кошлар, кыш көннәрендә һәм туган якларына кире әйләнеп кайткан вакытта кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында белде. Балалар өчен «Кошлар турында сораулар» танып белү викторинасы әзерләнгән иде, анда катнашучылар кошлар турындагы хикәяләрне һәм әкиятләрне искә төшерде. 

ааиаисиычыффф
IMG_20240313_090640
IMG_20240313_091738
IMG_20240313_092137

Чара азагында Г. Скребицкийның «Скворцы» хикәясен һәм В. Жуковскийның «Жаворонок» шигырен тыңладылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: