«Бар җәнлекләрнең анасы»: экологик калейдоскоп (6+)

27 март көнне 23 нче санлы китапханәдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, «Юбилярлар йолдызлыгы» программасы буенча Вера Чаплина иҗаты буенча «Бар җәнлекләрнең анасы» дигән экологик калейдоскоп узды.

ф23
23ф. Экологический калейдоскоп Мама всех звериных малышей
23ф. Экологический калейдоскоп Мама всех звериных малышей (2)
23ф. Экологический калейдоскоп Мама всех звериных малышей (4)
23ф. Экологический калейдоскоп Мама всех звериных малышей (3)

Чара барышында балалар язучы Вера Васильевна Чаплинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында белде, аңа быел 115 ел тулган булыр иде. Нәни филләр, аюлар, төлкеләр, рысьлар – төрледән-төрле җәнлек балалары барысы бергә Мәскәү зоопаркындагы зур вольерда яши. Мондый эксперимент ясарга Вера Васильевна Чаплина карар кыла, ул барлык җәнлек балаларына чын ана була һәм аларга күңел җылылыгын, мәхәббәтен һәм кайгыртуын бирә. 
Балалар хайваннар турында күңелле табышмаклар чиште, слайдлар аша Мәскәү зоопаркында нинди хайваннар яшәвен күрде. Төрле нәни җәнлекләрнең ничек бергә яшәвен күрү укучыларга бик кызыклы булды. Китапханәче аюлар, маймыллар, бурсыклар, филләр һ.б. хайваннар тормышыннан кызыклы фактларны сөйләде. Чара презентация һәм «Зоопарк», «Табигать белгечләре» интерактив уеннары, сценариесе авторы Вера Васильевна булган «Урман аланында» мультфильмы белән үрелеп барды.

Балалар зур кызыксыну белән Вера Чаплина иҗатына багышланган тематик киштәдәге китаплар белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: