«Нәни экологлар»: экологик калейдоскоп (0+)  

21 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Бисеринки» балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә «Нәни экологлар» дигән экологик калейдоскоп уздырды.

Эколята дошколята
3
4
2
1
5

Чара башында китапханәче безне әйләндереп алган табигатьнең матурлыгы, аңа сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турында сөйләде, шулай ук «Гаҗәеп табигать дөньясы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Экологик уенда өч команда катнашты, балалар үзләрен чын табигать белгечләре буларак күрсәтте. Бик теләп һәм азарт белән «Экомәсьәләләр», «Башваткычлар», «Җир планетасы», «Яшел даруханә» кебек төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Нәни китап сөючеләр урман табышмакларын чиште, викторина сорауларына җавап бирде, табигать турында шигырьләр укыды. 
Чара «Мин яшел планета өчен!» бию флешмобы белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: