«Татарстан урманнары һәм елгаларыннан репортаж»: экологик эрудиция сәгате (12+)

3 февраль көнне 15 нче санлы китапханә өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен «Татарстан урманнары һәм елгаларыннан репортаж» дигән экологик эрудиция сәгате уздырды. Чара түбәндәге сораулар буенча фикер алышудан башланды: нәрсә ул «милли парк», ул нәрсә өчен кирәк, кешенең нинди гамәлләре табигатькә төзәтә алмаслык зыян сала? Татарстан Республикасының «Түбән Кама» милли паркы мисалында балалар аның урнашкан урынын, билгеләнеше буенча бүленү зоналары һәм аларның бер-берсеннән аермасы, Кама һәм Боровецк урманының беренчел атамалары һ.б. турында белде. 

Чараны «Кама буеның туган якны өйрәнүчесе» һәм «Республикабызның кырлары, болыннары буйлап» викторинасы дәвам итте. Укучылар дару үләннәрен һәм агулы үсемлекләрен генә түгел, ә тарих, география, биологиядән кайбер фактларны да искә төшерде. Чара азагында алар «Туган як киңлекләре» дигән документаль фильм карады һәм «Түбән Кама» милли паркы турында китаплар белән танышты.  

Поделиться: