«Яшә, чишмә, яшә» экология сәгате (0+)

18 апрель көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшә, чишмә, яшә» дигән экология сәгате уздырды. Элекке заманнарда, су үткәргеч торбалар булмаганда, кешеләр кое, чишмә суларын кулланган һәм бүгенге көндә дә кулланучылар күп. 

енпос
IMG-20240418-WA0039
IMG-20240418-WA0037
IMG-20240418-WA0036
Чара барышында балалар чишмәләрнең нигә кирәк булуы, чишмә суының үзенчәлекләре һәм төрле чишмәдә суның да составы буенча төрле булуы турында белде. Алар чишмә суының үрнәкләре – тере һәм үле су белән әкиятләрне искә төшерде. Шулай ук Боровецк урманында чишмәнең һәм «Мәхәббәт чыганагы» чишмәсенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чарага йомгак ясап, дустанә рәвештә табышмаклар чиштеләр, «Чишмәне чистарт», «Тылсымчы су» хәрәкәтчән уеннарында катнаштылар һәм бик теләп безнең илдә җитештерелүче чишмә суын татып карадылар. Балаларга күп файдалы мәгълүматлар һәм яхшы кәеф алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: