Җир – безнең уртак йортыбыз! (6+)
21 апрельдә, Җир көне якынлашканда, шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен экологик сәгать уздырды. Халыкара Җир көне 22 апрельдә билгеләп үтелә. Ул чиста Җир, Су һәм Һава бәйрәме. Бу көнне экологик һәлакәтләр турында искә төшерәләр, кешеләр үзләренең битарафлыгын арткы планга калдырып, әлеге проблемаларны чишү өчен нәрсә эшләргә мөмкинлеге турында уйлана башлый. Укучылар барлык тыюлыклар һәм милли парклар, шул исәптән «Түбән Кама» тарафыннан уздырылучы «Җир сәгате» һәм «Парклар маршы» акцияләре турында белде, тулаем планетаның һәм туган шәһәрнең экологик проблемаларын чишү буенча үз фикерләрен белдерде, чүпне аерып җыю һәм аның Җир планетасына нинди зур ярдәм булуы турында сөйләделәр.
|