«Шәһәребезнең яшел утраучыклары» экологик сәгать (0+)

12 июль көнне 17 нче санлы китапханәдә экологик сәгать узды. Чарада балалар «яшел утрау» төшенчәсе белән танышты, шәһәрне табигый яшелләндерү төрләре турында белде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар шәһәрнең борынгы һәм хәзерге заман парклары фотоларын карады, сирәк очрый торган хайван төрләрен саклаучы тыюлыклар белән кызыксынды. Танып белү уеннары балаларга шәһәрне экологик сәламәтләндерүдә Чаллының скверлары, бульварлары һәм проспектлары нинди роль уйнавын аңларга ярдәм итте. 
Чара азагында яшь китап сөючеләр әйләнә-тирә мохиткә һәм анда яшәүчеләргә карата сакчыл мөнәсәбәттә булуның ни өчен мөһим булуы турында сөйләде.  

имьмиьсмь
Зеленые островки 2
Зеленые островки нашего города
Зеленые островки

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: