«Кызылтүшләр, кызылтүшләр, сез бигрәк күркәм» экологик сәгате (6+)

Кышкы суыклар башлану белән шәһәрләргә һәм авылларга очып килүче кызылтүшләр рус кышының, яңа ел бәйрәмнәренең һәм суык һава торышының чын символы санала. Ак патшалыкта якты матур төсләре белән кызылтүш аеруча аерылып тора. 

тухляк
в эко кормушку
вот еще один прилетел
красные гроздья рябины
лучшее лакомство
мы накормим птичек всех
Шәһәр үзәк китапханәсенең яшь укучылары белән 10 февральдә кошларның тормышы һәм үз-үзен тотышы, исемнәренең каян барлыкка килүе турында кызыклы әңгәмәләр уздырылды, катнашучылар шигырьләр тыңладылар, иллюстрацияләр карадылар, табышмаклар чиштеләр. Шуннан соң кәгазьдән кызылтүш ясадылар һәм һәр бала үз кошын миләш ботагына утыртып куйды. 
Балалар хәзер кызылтүшләрнең дә башка кошлар кебек үк, үз бәйрәмендә генә түгел, ә һәркөнне, аеруча кышын кеше тарафыннан кайгыртуга һәм ярдәмгә мохтаҗ булуын белә. Укучылар кош җимлекләренә тәмле көнбагыш орлыклары һәм икмәк валчыклары салды. 
Балалар да, кызылтүшләр дә канәгать калды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: