«Күчмә кошлар» экологик сәгате (6+)

14 ноябрь көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Күчмә кошлар» дигән экологик сәгать уздырды. Кешене гомер буе төрле-төрле – зур һәм кечкенә, кыргый һәм йорт кошлары әйләндереп алган. Алар безне үзләренең сайраулары белән сокландыра, зарарлы бөҗәкләрне юкка чыгарып, бакчаларыбызны саклый. Берәүләре җылы якларга кышларга очып китә, икенчеләре тигезлекләрдән тауларга күченә һ.б.

ымым
1-танец
2-
3-
4-танец…
5-дети
6-мультик
7-
8-

Барлык кошларны да юлларында авырлыклар һәм куркынычлар сагалап тора. Аларның күбесе турыдан-туры кеше эшчәнлеге белән бәйле. Шунлыктан әлеге экологик сәгатьнең төп максаты кешеләргә кошларны күченү вакытында очрый торган проблемалары турында искә төшерү булды. Чара барышында балалар кошлар дөньясы белән танышты. Китапханәче «Күчмә кошлар» стендына күзәтү ясады, балалар белән кошларның ни өчен күчмә дип аталуы турында әңгәмә корды. Нәни китап сөючеләр үзләре белгән күчмә кошларны искә төшерде, шулай ук кош тавышларын тыңлады. Танып белү әңгәмәсеннән соң балалар дус-тату рәвештә «Күчмә кошны таны» интерактив уенында, «Кайсы кош артык?» дидактик уенында кошлар турында табышмакларны чиште һәм «Кем кабатлый, шул утыра» дигән лексик күнегүдә катнашты. Кызлар һәм малайлар бик теләп, кош хәрәкәтләренә охшатып, бию тәнәфесендә катнашты. Һичшиксез, кошлар – безнең балачак дусларыбыз, шатлык өләшүчеләр. Алар турында матур шигырьләр һәм җырлар, легендалар һәм әкиятләр юкка гына иҗат ителмәгән. Чара азагында очрашуда катнашучылар «Көзге кошлар» шигырен тыңлады һәм анда искә алынган күчмә кошларны атады, «Серая шейка» мультфильмын карады. Бу эшчән кошларның безнең арада бәхетле булып яшәве бик мөһим. Ә без моның өчен барысын да эшләргә тиешбез. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: