«Безнең планета өчен без җаваплы» экологик сәгате (6+)

4 июнь көнне 11 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагереның хезмәт отряды балалары белән бергә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә багышланган «Безнең планета өчен без җаваплы» дигән экологик сәгать уздырды.

1111
IMG-20250604-WA0014
IMG-20250604-WA0016

Катнашучылар алып баручы белән берлектә «экология» төшенчәсенең мәгънәсен ачыклады, «Урманга дус булып кер» интерактив уенында, ребуслардан торган «Гөмбәләр патшалыгы»нда, «Гаҗәеп үсемлекләр» дигән могҗизалар кырында, «Канатлы дуслар» викторинасында катнашты. Сәяхәт барышында яшүсмерләр хайваннар турында сорауларга җавап бирде, экологик мәсьәләләр чиште, Кызыл китап турында мәгълүмат алды, аның ни өчен булдырылуы, нинди сирәк хайваннар, үсемлекләр барлыгы турында белде. Укучылар өчен танып белү материалын аңлаешлы итеп тәкъдим итү өчен, чарада «Россиянең Кызыл китабы» һәм «Татарстанның Милли паркы» видеорәтләре кулланылды, «Бар җирдә матурлык яши» видеоклибы күрсәтелде. «Дус булыйк, Табигать!» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда тәкъдим ителгән китаплар һәм журналлар белән теләге булган һәркем таныша алды. Безнең очрашу балаларны табигатьне аңларга, хәрмәт итәргә, ишетергә, яратырга һәм сакларга өйрәтергә булышыр дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: