«Канатлы дуслар дөньясы дуслардан ярдәм көтә»: экологик сәгать (0+)

22 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Канатлы дуслар дөньясы дуслардан ярдәм көтә» дигән экологик сәгать уздырды.

ф8
1
2
3
4

Җир йөзендә табигать, агачлар, хайваннар, кошлар тормышы белән бәйле булмаган кеше юктыр. Китапханәче мәктәпкәчә яшьтәге балаларны канатлы күршеләр дөньясы белән таныштырды, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында сөйләде. Видео-презентация ярдәмендә балалар күчмә һәм кышлаучы кошлар, аларга кыш көннәрендә ничек булышырга кикәнлеге турында белде. «Кош сораулары» танып белү викторинасы ярдәмендә канатлылар турында әсәрләрне искә төшерделәр, шулай ук Г.Скребицкийның «Скворцы» хикәясен һәм В.Жуковскийның «Жаворонок» шигырен тыңлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: