«Су-ана – барысына да патшабикә» экологик сәгате (6+)

27 мартта 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Бөтендөнья су ресурслары көненә багышланган «Су-ана – барысына да патшабикә» дигән экологик сәгать уздырды. Суның серләрен һәм табышмакларын чишәр өчен, балалар Су патшалыгы һәм Боз дәүләтенә сәяхәткә кузгалды. 

123
IMG-20250327-WA0039
IMG-20250327-WA0040 (1)

Чара барышында табышмаклар чиштеләр, анда балаларның дөрес җаваплары Тамчыга өенә кайтырга ярдәм итте. «Диңгез дулкынлана», «Кояш һәм яңгыр» уены уйнадылар, глобуста диңгез һәм океаннарны кызыксыну белән карадылар, диңгездә һәм елгаларда яшәүче турында табышмаклар чиштеләр. Чара азагында суны ничек сакларга һәм сулыкларны пычранудан ничек сакларга кирәклеге турында фикер алышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: