19 июль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Урманда кем яши» дигән экологик сәгать узды.
Чара башында мәктәпкәчә яшьтәге балалар табышмакны чиште һәм очрашуның темасы – урман һәм анда яшәүчеләр икәнен белде. Балалар урманнарыбыз фаунасының күптөрлелеге турында белде, табигатьтә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында искә төшерде. Шуннан соң нәни китап сөючеләр табигать тавышларын игътибар белән тыңлады, кайсы кош сайраганын, һәм нинди бөҗәк тавыш бирүен белде.
«Рәсем буенча таны» биремендә сурәте буенча урманда яшәүчеләрне атадылар.
«Дүртенчесе артык» биремендә балалар артык хайванны атады һәм ни өчен аны сайлаганын аңлатты. Пантомималар бәйгесе бик күп хис-кичерешләр тудырды. Мимика, жестлар ярдәмендә катнашучылар чират буенча хайван һәм кошларны сурәтләде, ә башка балалар танып белергә тиеш булды.
Чара кызыклы һәм файдалы үтте. Соңыннан китапханәче балаларны күргәзмә белән таныштырды, анда үз иҗатын серле һәм матур табигать дөньясын яктыртуга багышлаган күренекле язучыларның әсәрләре тәкъдим ителде. Яшь укучылар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен – чүпләмәскә, кош ояларын туздырмаска, агач ботакларын сындырмаска икәнлеген онытмаска сүз бирде.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|