«Арктика хуҗасы – ак аю» экологик сәгате (6+)

27 февральдә Халыкара ак аюлар көне билгеләп үтелә. Ул әлеге хайваннарны яклау һәм саклауның кирәклегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен оештырыла. Ак аю Халыкара Кызыл китапка һәм Россиянең Кызыл китабына кертелгән. 

13
13 ф. фото 1
13 ф. фото 2
13 ф. фото 3

Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубы утырышы ак аюларга багышланды: алар кайда яши, нәрсә белән туклана, үзләренә ничек итеп ризык таба, планетабыздагы бу иң эре ерткычлар ничә ел яши һәм нилектән аларны сакларга кирәк. Балалар бик гаҗәпләнеп, аюны инфракызыл камерага фотога төшерсәң, аның күренмәячәге, үзенең уникаль йоны ярдәмендә ак аюның судан һәрвакыт коры чыгуы турында белде. Укучылар ак аюлар турында мәгълүмат бирелгән фәнни-популяр басмалар белән танышты, алар арасында Д.В. Кошевар энциклопедияләре, Е.А. Папунидиның «Животные нашей планеты», «Я познаю мир: Животные», «Обитатели льдов», Д. Поупның «Большая энциклопедия животных», О. Скалдинаның «Россиянең Кызыл китабы» һәм шулай ук «Тошка и компания» журналы бар иде.

Очрашу азагында балалар «Аю» китап кыстыргычы ясады.
Укучылар ак аю турында күпкырлы белемнәр алды һәм әлеге хайван төрен яклау һәм саклауның әһәмиятен аңлады. Бу чара барысына да тере табигатьне сакларга кирәклеген искә төшерде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: