«Бу нәни кошчыкның исеме була песнәк» экологик сәгать (6+)

12 ноябрь көнне безнең илебездә Песнәкләр көне – Россиянең кошларны саклау берлеге инициативасы буенча расланган экологик бәйрәм билгеләп үтелә. 
«Песнәкләр көне» – кечкенә генә, сары күкрәкле кошчыкка багышланган бәйрәм Россиядә күптәннән билгеләп үтелә. Халык сынамышлары буенча, нәкъ менә шушы вакытта песнәкләр, якынлашучы суыкларны сизенеп, урманнардан кешеләр яши торган урыннарга якынрак күченеп килә һәм алардан ярдәм көтә. 

врелврпль
занята серьезным делом
ингридиенты
очень познавательно
подготовительный этап
творческий процесс
три подружки, хохотушки
мы поможем птицам зимой

Шәһәр үзәк китапханәсенең яшь укучылары өчен 12 ноябрьдә экологик сәгать узды, анда балалар кышлаучы кошлар: песнәкләр, саесканнар, чыпчыклар һәм ябалаклар турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды. 
Китапханәче балаларны кошлар белән бәйле халык сынамышлары, канатлы дусларыбызга багышланган мәкальләр, әйтемнәр һәм шигырьләр белән таныштырды. 
Шулай ук кышын кошлар өчен иң авыр вакыт булуы, аларның туңуы һәм ач булуы турында сүз барды. Җылыну өчен кошларга ашарга кирәк, һәм азык та аларга кышын җәйгә караганда күбрәк кирәк. 
Безнең бурыч – алар өчен җимлекләр әзерләү һәм кышын ипи валчыклары, ярмалар салып ашатып тору. 
Чара азагында укучылар эко-җимлекләр әзерләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: