«Әйләнә-тирәбездә су»: экологик викторина-сәяхәт  (6+)

17 март көнне 10 нчы санлы китапханә Бөтендөнья су ресурслары көне якынлашканда китапханәнең яшь китап сөючеләрен сәяхәткә чакырды. 

вода
10ф. В путешествие с Капитошкой

Балалар календарьда кешеләргә Җир йөзендә чиста суның күп булмавын һәм аны сакларга кирәклеген искә төшерә торган көн барлыгы турында белде. Аның серләренә яхшырак төшенер өчен, укучылар Капитошка белән бергә танылган «Чижик» катерына утырып, эко-круизга юл тотты. Алар «Серле утрау», «Су хайваннары утравы», «Су үсемлекләре утравы», «Әкият утравы», «Көйле-моңлы утрау», «Сораулар утравы» кебек утрауларда тукталыш ясады. 

Бер утраудан икенчесенә йөзеп, балалар су һәм аның белән бәйле бар нәрсә турында яңадан-яңа фактлар белән танышты. Мисал өчен, «Су хайваннары утравы»нда укучылар су җәнлекләре турында табышмак һәм ребусларны чишү белән бергә алар турында бик күп кызыклы мәгълүмат та алдылар. «Су үсемлекләре утравы»нда, үсемлекне танып, шунда ук алар белән бәйле булган халык риваятьләре һәм ышанулары белән таныштылар, ә «Көйле-моңлы утрау»да балалар бик теләп  «Осьминожки» мультфильмы геройлары белән бергәләп җыр җырлады.

Сәяхәт азагында укучылар Самуил Маршакның су турында «Вчера и сегодня» шигырен тыңлады һәм, бар тереклек дөньясына җитсен өчен, суны сакларга кирәклегенә төшенде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: