«Кәрҗин тотып юлга чыктык»: экологик уен (0+)

17 сентябрь көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге  «Кәрҗин тотып юлга чыктык» дигән экологик уен уздырды.

с лукошком
IMG_20210917_114055
IMG_20210917_102830

Чара барышында нәни китап сөючеләр тылсымлы урман буйлап «сәяхәт кылды», урманда яшәүчеләр белән танышты, урманда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерде, урман байлыкларын ничек сакларга һәм кайгыртырга кирәклеге турында белде. Балалар зур кызыксыну белән табышмакларны чиште, «Бу кемнең йорты», «Тылсымлы чикләвекләр» бәйгесендә катнашты. «Гөмбәләрне кәрҗингә җый» уены аеруча мавыктыргыч үтте, анда балалар кәрҗиннәрен ашарга яраклы гөмбәләр белән тутырды. Нәни дусларыбыз белемнәрен тулыландырды, уеннарда катнашып кәефләрен күтәрде, табигатьнең Ватаныбызның бер өлеше булуы һәм аны сакларга кирәклеген аңлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: