«Без табигать өчен җаваплы»: экологик уен (6+)

30 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Без табигать өчен җаваплы» дигән экологик уен үтте.

8
2
3
1

Китапханәче белән берлектә яшь китап сөючеләр экологик сәяхәткә юл тотты, «экология» төшенчәсенең мәгънәсен ачыклады, хәзерге заманның төп экологик мәсьәләләре турында белде. Шуннан соң «табигать белгечләренә» үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтергә кирәк булды. Балаларны «Үсемлекне таны», «Дүртенче артык», «Урман сораулары һәм табышмаклары», «Тасвирлама буенча таны» һ.б. станцияләрдә тукталышлар көтте. Сергей Михалковның «Прогулка» шигырен тыңлап, балалар үзеңнән соң чүпне калдырырга ярамавын, табигатьне яратырга, сакларга кирәклеген билгеләп үтте.

Чара азагында укучылар игътибарына «Табигать могҗизалары һәм табышмаклары» күргәзмәсеннән кызыклы китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Уен «Әйләнә-тирә дөнья» дигән экология турында мультфильм карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: