«Без планета өчен җаваплы»: экологик уен (6+)
28 апрель көнне 16 нчы санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Без планета өчен җаваплы» дигән экологик уен үткәрде. Чара барышында балалар экология, табигатьне һәм аның байлыкларын саклау, әйләнә-тирә дөньяга кешенең йогынтысы һәм уртак йортыбыз – Җир планетасын саклау өчен нишләргә кирәклеге турында белде. Катнашучылар презентация аша экология кагыйдәләре турында мәгълүмат алды, уен карточкалары ярдәмендә табигать байлыкларын, суның, һаваның һәм туфракның чисталыгын саклый торган файдалы гадәтләр белән танышты, шулай ук зур кызыксыну белән «Фиксиклар – Киңәшләр – Табигатьне саклагыз!» дигән танып белү мультфильмы карады, анда персонажлар ни өчен һәм ничек итеп табигатьне сакларга кирәклеге турында сөйләде. |