«Нәни кошчыклар» Экологик уен (6+)

3 апрель көнне 10 нчы санлы китапханәдә Халыкара кошлар көненә багышланган экологик уен узды.

10ф. Конкурс «Угадай, что я за птица»
10ф. Разгадываемэкологический кроссворд
10ф. Экологическая игра «Эта птичка-невеличка»
10ф. Экологическая игра

Китапханә хезмәткәрләре укучыларга кошлар планетасының кайбер вәкилләре, алар тормышының кызыклы моментлары турында сөйләде. Шуннан соң балалар, «Яр карлыгачлары» һәм «Бөркетләр» командаларына бүленеп, «Мин кайсы кош?», «Кошлар филармониясе», «Кош силуэтлары», «Кошлар ашханәсе», «Легендар кошлар» кебек төрле тематик бәйгеләрдә катнашты. Тизәйткечләр әйтешү уены балаларны аеруча җанландырды, командалар тиз һәм төгәл итеп тизәйткечләрне әйтергә тырышты. «Язгы җил» уенында исә балаларга кошлар исемендәге язгы җил исеп бутаган хәрефләрне дөрес итеп куярга кирәк булды.

Чара азагында С.Степанованың «Не пугайте резвых птичек» шигыре яңгырады. Шулай ук уенга нәтиҗәләр ясалды һәм әз генә өстенлек белән «Бөркетләр» командасы җиңү яулады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: