«Тиктормас нәни сары песнәк» экологик акциясе (0+)

12 һәм 13 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Песнәк көне»н бәйрәм итүдә катнашырга чакырды. Китапханәче балаларга әлеге бәйрәмнең тарихы, песнәкләр белән бәйле халык сынамышлары һәм кызыклы фактлар, шулай ук кышын һәм иртә язда кошларга булышырга – ашатырга, җимлекләр ясарга, дөрес һәм туклыклы азык сибәргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар канатлылар турында китаплар белән танышты, шуларның берсе – Виталий Бианкиның «Синичкин календарь» китабы.
Чарада катнашучылар өчен «Кошларда кунакта» дигән эко-викторина уздырылды, анда балалар кошларның тормыш рәвеше һәм үз-үзләрен тотышлары турында яхшы белемнәрен күрсәтте. Аннан соң балалар иҗат белән шөгыльләнде: кемдер песнәк рәсеме ясады, ә кемдер кәгазьдән кул эшләнмәсе әзерләде. 

нрлоьрпь
10ф. Экологическая акция «Непоседа, невеличка-желтогрудая синичка». Отвечаем на вопросы эко-викторины
10ф. Экологическая акция «Непоседа, невеличка-желтогрудая синичка». Повесили кормушку
10ф. Экологическая акция «Непоседа, невеличка-желтогрудая синичка».
10ф. Экологическая акция «Непоседа, невеличка-желтогрудая синичка»
10ф. Экологическая акция «Непоседа, невеличка-желтогрудая синичка». Участники акции с творческими работами

Чара азагында балалар китапханәче белән урамга чыгып, канатлы дуслары тәмле ризыклар белән сыйлансын өчен, агачка кошлар өчен өй (җимлек) элеп куйды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: