«Без бу дөньяны сакларбыз, табигатькә яхшы мөнәсәбәттә булырбыз»: экосәгать (12+)
Ни өчен табигатьне саклау мәсьәләсе шул дәрәҗәдә мөһим һәм әһәмиятлегә әйләнде? Әгәр без табигатькә ярдәм итмәсәк, ул һәлак булачак. Ул очракта Җир йөзендә ни булыр?! Табигатьне саклау – өлкәннәр эше генә дип санала, әллә инде мәктәп укучылары да үзләреннән өлеш кертә аламы? Укучылар нәрсә эшли ала һәм эшли соң? Экология буенча әлеге һәм башка сораулар 30 сентябрь көнне уртанчы сыйныфлылар өчен 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре уздырган «Без бу дөньяны сакларбыз, табигатькә яхшы мөнәсәбәттә булырбыз» дигән экосәгать вакытында каралды. Чара башында туган шәһәрдә экологияне саклау юллары турында сөйләүче «Төбәк экологиясе – дөнья экологиясе» презентациясе тәкъдим ителде, шулай ук һава пычрану, шәһәрне чиста су белән тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитнең пычрану мәсьәләләре күтәрелде. Алга таба өч командага бүленеп, балалар шәһәрдә экологик проблемаларны чишү юлларын тапты. «Архитекторлар» командасы үзенең «чиста шәһәр» проектын булдырды. «Химиклар» командасы суны, туфракны һәм һаваны чистарту ысулларын эшләде. «Экологлар» командасы биотөрлелекне саклау буенча эш планын төзеде.
|