«Экологик калейдоскоп»: экосәгать (12+)
25 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Экологик калейдоскоп» чарасы үтте. Анда җирнең экологик халәте турында мәгълүмат бирелде, табигатькә тискәре йогынты ясый торган факторлар каралды. Катнашучылар һаваның, су, урманнарның пычрануы турында фикер алышты, кешенең табигать белән бәйләнешен ачыклады, кеше гаебе белән килеп чыккан проблемаларны ачыклады. Китапханәчеләр Кызыл Китапның килеп чыгу тарихы һәм аның максаты турында сөйләде. |