«Сак бул: ташбака!» эко-танышу (0+)

21 һәм 22 майларда 10 нчы санлы китапханә үзенең яшь китап сөюче дусларын хайваннар дөньясының бер вәкиле – ташбака белән танышырга чакырды. 2000 елдан башлап, ел саен 23 май көнне күп кенә илләрдә Бөтендөнья ташбакалар көне билгеләп үтелә. 
Чара барышында балалар ташбакалар турында кызыклы мәгълүматлар алды. Аларның нәрсә белән туклануы, нинди тормыш рәвеше алып баруын белде. Китапханәче белән берлектә укучылар ташбаканың кайсы әдәби әсәрләр персонажы булуын искә төшерде, «Львёнок и черепаха» мультфильмыннан җырны җырлады һәм викторина сорауларына җавап бирде.  

тухлякмьпрльпрлпр
10ф. Эко-знакомство «Осторожно черепаха!». Знакомимся поближе
10ф. Эко-знакомство «Осторожно черепаха!». Рисуем по точкам
10ф. Эко-знакомство «Осторожно черепаха!». Складываем пазлы
10ф. Эко-знакомство «Осторожно черепаха!». Участники мероприятия
10ф. Эко-знакомство «Осторожно черепаха!»
10ф. Эко-знакомство «Осторожно черепаха!»

Аннан соң балалар уеннарда катнашты, пазллар җыйды, «Ташбака чабышлары» эстафетасында катнашты, саннар буенча рәсемдәге нокталарны тоташтырды һәм нәтиҗәдә матур ташбакалар барлыкка килде. 
Чара азагында укучыларга геройлары ташбака булган китаплар белән танышырга тәкъдим ителде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: