«SOS: Планета куркыныч астында!» экологик викторина (12+)
14 март көнне 15 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «SOS: Планета куркыныч астында!» дигән экологик викторина уздырды. Чара барышында яшүсмерләр «Син урманны беләсеңме?», «Су тамчысы», «Чәчәкләр кәрҗине», «Кайтаваз», «Геройны таны» дигән экологик уен һәм бәйгеләрдә катнашты, шулай ук «Әкиятләр экологиясе» викторинасы сорауларына дустанә җавап бирде. Бик теләп урман табышмакларын чиштеләр, кешенең табигать белән бәйләнешен ачыкладылар. |