«С.Сахарновның ямьле дөньясы»: эко-викторина (6+)

10 март көнне 23 нче санлы китапханәдә, кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Юбилярлар йолдызлыгы» программасы буенча, «С.Сахарновның ямьле дөньясы» дигән эко-викторина узды.

красочный мир
23ф. Эко-викторина «Красочный мир С.Сахарнова»
23ф. карта Эко-викторина «Красочный мир С.Сахарнова» (3)
23ф. Эко-викторина «Красочный мир С.Сахарнова» (2)

Балалар гомере буе диңгез һәм хайваннар турында иҗат иткән язучының үзенчәлекле тормыш юлы турында мәгълүмат алды. Сахарнов китаплары балаларны әкиятләр, хикәяләр, энциклопедик белешмәләр аша су стихиясе белән таныштыра. Чарада катнашучылар, ике командага бүленеп, «Балык мәкальләре», «Кемнең шәүләсе?», «Диңгез кроссвордында» бәйгеләрендә, «Диңгездә кем яши» видео-викторинасында катнашты. Капитаннар  «Теремкәй» бәйгесендә көч сынашты.

Чара азагында мәктәп укучылары Святослав Сахарнов хикәясе буенча «Кыз һәм дельфин» мультфильмын карады.

«Юл чемоданындагы әкиятләр» китап күргәзмәсе эко-викторинаны тагын да бизәде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: