«Тыюлык сукмакларыннан» эко-сәяхәт (6+)

12 февраль көнне 3 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Тыюлык сукмакларыннан» дигән эко-сәяхәт узды. Китапханәче тыюлыкларның ни өчен булдырылуы, Россия һәм Татарстан Республикасында нинди тыюлыклар һәм милли парклар булуы турында сөйләде. 

тухляк
Эко-путешествие «Заповедными тропами» (2)
Эко-путешествие «Заповедными тропами» (3)
Эко-путешествие «Заповедными тропами»
Алга таба балалар эко-станцияләр буйлап юл тотты. Алар «Урман аланы»нда, «Чәчәкләр аланы»нда булды, «Хайваннар дөньясында» тукталыш ясады, анда урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. «Табышмаклар аланы»нда табышмаклар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Экологик уен барышында балалар туган ягыбызның тереклек дөньясы тормышыннан күп кенә яңа мәгълүматларны белде. Чара азагында әйләнә-тирә мохит проблемалары турында сөйләгәнне тыңладылар, һәм бик теләп экологик викторина сорауларына җавап бирделәр. 
Яшь кунаклар планетабыз Җирнең киләчәктәге иминлеге һәм чәчәк атуы безнең аңа карата сакчыл мөнәсәбәтебездән тора дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: