«Могҗизалар тулы урман» эко-сәяхәт (6+)

Язучылар арасында табигать турында иҗат итүчеләре бар. Андый язучыларны натуралистлар дип атыйлар. Бу хайваннар, үсемлекләр, кошлар, балыкларны яклаучылар гына түгел, ә үзләренең күзәтүләре, тере табигать дөньясы белән очрашудан кичерешләре турында китаплар бүләк итүче кешеләр. Гыйнварда 105 еллык юбилее билгеләп үтелгән балалар язучысы Николай Иванович Сладков шундыйларның берсе. 

13ф эко
13 ф. Сладков фото 1
13 ф. Сладков фото 2
13 ф. Сладков фото 4
13 ф. Сладков фото 3
13 ф. Сладков фото 5
«Китап белән дөнья яктырак һәм матуррак» программасы кысаларында, 13 нче санлы китапханәдә балалар бакчасының өлкән төркеме балалары белән очрашу һәм язучының биографиясе, аның әсәрләре белән танышу үтте. Нәниләр адым саен табышмаклар очрый торган гаҗәеп урман иленә сәяхәт кылды, ә аларга җавапны Николай Сладков китапларында табарга була. Балалар боз астында кем җырлавы, чукырларның ни өчен кышын бала чыгаруы һәм аларның ничек өшемәве, төлкенең нилектән койрыгы озын булуы турында белде. Балалар канатлылар һәм йонлылар турында барлык урман табышмакларын дөрес итеп чиште. Чара «Малай һәм бака баласы» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: