18 һәм 19 апрель көннәрендә 10 нчы санлы китапханә үзенең иң нәни укучыларын яз, өмет һәм чисталык символы – умырзая чәчәгенә багышланган чарага чакырды. Апрель аенда дөньяның күп кенә илләрендә матур традициягә әйләнгән язгы бәйрәм – Умырзая көне билгеләп үтелә.
Экология сәгатендә катнашучылар әлеге гадәти булмаган бәйрәмне беренче булып кайчан һәм кайда билгеләп үтә башлаулары, кайсы илдә аңа аеруча зур игътибар бирелүе турында белде, бу нәфис чәчәк турында күп кенә легенда һәм ышануларны ишетте. Умырзаялар еш кына төрле әсәрләрнең геройлары була. Балалар китапханәче белән берлектә Г. Х. Андерсенның «Подснежник», С. Маршакның «Двенадцать месяцев» һәм Д. Емельяновның «Мышонок и Подснежник» әкиятләрен искә төшерде. Китапханәче умырзаяларны тиккә генә гөлләмә өчен өзәргә ярамавы, аның Кызыл китапка кертелүенә басым ясады.
Чара азагында балалар өчен төсле кәгазьләрдән умырзаялар ясау буенча мастер-класс узды. Нәни осталар ясаган матур чәчәкләр чын умырзаяны хәтерләтте. Балалар якыннарын куандырыр һәм язгы кәеф бүләк итәр өчен, үзләре ясаган умырзаяларны өйләренә алып кайтып китте.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|