«Яшел – көн» эко-фест (6+)

17 – 18 апрельдә Үзәк балалар модель китапханәсендә барлык табигатьне һәм тереклек дөньясын сөюче укучылар өчен, Экологик белемнәр көненә багышланган «Яшел – көн» эко-фесты узды.
«Түбән Кама» Милли паркының экологик агарту буенча белгече Жукова Алсу Таһир кызы балалар белән җитди һәм аңлатучы сөйләшү алып барды. Ул төбәгебезнең горурлыгы – Чулман буендагы урманлыклар турында җентекләп сөйләде. Балалар урман тормышы турында сораулар бирде һәм бөркетләр оясын онлайн-күзәтү турында мәгълүмат белән бик кызыксынды. Дөрес җаваплар өчен һәркем мәгълүмати буклет алды. 

экофест
1713437667982
IMG20240417151722
IMG-20240418-WA0004
IMG-20240417-WA0014
IMG-20240417-WA0024

Бөҗәкләрне яратучылар өчен мастер-класс үтте. Яшь осталар гаҗәеп бөҗәк – камка турында кызыклы фактлар белән видеоролик карады һәм оригами техникасында әлеге күпләр яраткан бөҗәкне ясады.  
4 нче санлы Балалар экология-биология үзәге тәкъдим иткән «Кирәкмәгән әйберләргә икенче тормыш» бәйгесенең иҗади эшләреннән күргәзмә балаларның да, өлкәннәрнең дә игътибарын үзенә җәлеп итте һәм кирәкмәгән әйберләрне яңадан куллану мөмкинлеген күрсәтте. 
Шуның өстенә, фестиваль вакытында китапханәдә диңгез җәнлекләренең карачкылары һәм аларның тормышын тасвирлаучы экология буенча әдәбияттан торган иллюстратив әйберле китап күргәзмәсе урнаштырылды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: