«Табигатьне кайгыртып» эко-сәгате (0+)

27 апрельдә 17 нче санлы балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  «Табигатьне кайгыртып» дигән эко-сәгать узды. Алып баручы аларга әйләнә-тирә дөнья, табигать һәм аның байлыкларын саклауның никадәр әһәмиятле булуы турында сөйләде. Балалар кеше гаебе белән ел саен үсемлекләр һәм хайваннарның һәлак булуы, ә кайберләренең юкка чыгу дәрәҗәсенә җитүе турында белде. Аларны саклап калу максатыннан Кызыл китап булдырылган, чара вакытында балалар аның белән танышты. 

17ф. Экочас
17ф. Экочас1
17ф. Экочас2
17ф. Экочас3
17ф. Экочас4

Нәни китап сөючеләргә «Экологик белемнәр әлифбасы» видеоролигы күрсәтелде, аларны кайбер хайваннарның бөтенләй юкка чыкканлыгы тәэсирләндерде, аннан соң табигатькә бик сакчыл мөнәсәбәттә буырга кирәклеге турында фикерләрен әйттеләр. Чара барышында балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, табигатьне саклау буенча үзләре киңәшләр бирде. Нәни кунаклар «Бу нинди җәнлек?», «Мин урманга барам» бәйгеләрендә бик теләп хайваннарны тасвирлап күрсәтте, табигать турында табышмаклар чиште. 
Яшь укучылар һәр кеше әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга, аны саклауга кулдан килгән кадәр үз өлешен кертергә тиеш дигән нәтиҗә ясады. 
Чара азагында чәчәк аланы ясау буенча мастер-класс үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: