Шигырьләре – күңел бәйрәме (6+)

2 март көнне 10 нчы санлы китапханәдә, Бөтендөнья кычкырып уку көнен бәйрәм итү кысаларында, Роберт Миңнуллин тормышы һәм иҗатына багышланган шигърият сәгате узды. 

его стихи
10ф. Час поэзии
10ф. Читаем стихи Р. Миннулина
10ф.«Его стихи – праздник для души»

«Мин, беренче чиратта – балалар шагыйре!» – дип белдерә Р.Миңнуллин үзенең бер интервьюсында. Аның шигырь геройлары – төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар, аларның көнкүреш тормышы һәм бәйрәмнәре, шатлык-сөенечләре һәм шаярулары, проблемалары һәм борчулары.

Китапханәче балаларга шагыйрьнең тормыш юлыннан кызыклы фактларны сөйләде, аның иҗаты белән таныштырды. Шуннан соң укучылар бик теләп авторның шигырьләрен укыды. Аның «Өлкәннәр», «Малайлар сөйләшә», «Дөньядагы иң зур алма» кебек төрле шигырьләре яңгырады. Шагыйрьнең шигырьләре яхшылыкка, матурлыкка, ихласлыкка, дөреслеккә өнди, ата-ана, туган як, туган җиргә карата мәхәббәт хисе тәрбияли. Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар чараның музыкаль бизәлеше булды.

Яшь китап сөючеләр Роберт абыйлары Миңнуллин үз шигырьләренә салган җылылык һәм мәхәббәт хисен йөрәкләренә салып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: