«Китапханәдә беренчеләр хәрәкәте» (6+)

26 мартта «Беренчеләр хәрәкәте» китап клубы катнашучылары шәһәр үзәк китапханәсендә «Мини-мани» дигән финанс грамоталыгы буенча танып белү чарасына җыелды.
Чарада катнашучылар үткәннәргә кечкенә генә экскурсия кылдды, акчаларны уйлап табуның мавыктыргыч тарихы белән танышты. Алар кешеләрнең борынгы заманда бартер аша товарлар алмашуы, беренче товар акчалары һәм тимер тәңкәләр, шулай ук кәгазь акчаларның барлыкка килүе һәм банк системасының үсеш алуы турында мәгълүматлар алды. 

5
3

Китапханәче белән бергә балалар бик кызыксынып финанслар белән идарә итүнең мөһим аспектлары буенча фикер алышты һәм финанс грамоталыгы буенча китаплардан, шулай ук совет заманындагы банкнотлар һәм тәңкәләрдән торучы өстәл күргәзмәсе материалларын өйрәнде.

#ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхвбиблиотеке #ДвижениеРТ #книжныйклуб #детскаядирекция #движениеНЧ #движениеПервыхВбиблиотекеНЧ

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: