«Сезгә дублер-китапханәче хезмәт күрсәтә!»: дублер-шоу (12+)

15 июнь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Сезгә дублер-китапханәче хезмәт күрсәтә!» дигән дублер-шоу уздырды. Бу көнне теләге булган укучылар бер сәгатькә китапханәчегә «әйләнде» һәм әлеге һөнәр ияләренең эшендәге барлык авырлыкларны һәм шатлык-куанычларны үзләре кичерә алды. 

Дублер шоу
2
1
4
3
5
6
7
8

Һәр катнашучыга китапханәле «уйнау» һәм, ниһаять, һөнәри серләрне, китапханә кафедрасының теге ягында ниләр яшеренгәнлеген белү мөмкинлеге туды. Алар китапханәдә китапларны урнаштыру системасын үзләштерде, укучыларга әдәбият сайларга булышты, укучы формулярларны пөхтә итеп тутырды, шулай ук «Китап төсендәге җәй» дигән китап күргәзмәсе әзерләде. Стажировкада катнашучылар электрон каталог һәм башка белешмә базасы ярдәмендә кирәкле мәгълүматны эзләргә  өйрәнде, чөнки замана китапханәчесе яңа мәгълүмат технологияләрен яхшы белергә, челтәрдә мәгълүмат эзләү күнекмәләре һәм белемнәренә ия булырга тиеш. Көн дәвамында һәр дублер янында китапханәче-консультант булды. Дублёр-шоу ярдәмендә балалар китапханәсенең актив һәм тугры булышчылары барлыкка килде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: