Киң күңелле әкиятче Чуковский (0+)

Корней Иванович Чуковский һәм аның әсәрләрен бүген дә балалар гына түгел, өлкәннәр дә ярата. «Доктор Айболит», «Муха Цокотуха», «Федорино горе», «Тараканище» – Чуковскийның бу һәм башка әкиятләре балалар әдәбиятының алтын фондына язып куелган. Нәкъ менә алардан барлык балалар да диярлек әкият, әдәбият һәм үзлектән уку дөньясына кереп китә. 

Добрый сказочник …
в гости к мухе Цокотухе
добрый доктор Айболит
в гости к Федоре
муха по полю пошла, муха денежку нашла
тараканы прибегали все стаканы выпивали
умывальников начальник и мочалок командир

Шәһәр Үзәк китапханәсенең яшь китап сөючеләре Корней Иванович Чуковскийның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алды, шуннан соң аның әкиятләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. 

Китапханә хезмәткәрләре зур осталык белән әкият геройлары Доктор Айболит, Муха-Цокотухага әверелде һәм балалар өчен төрле әдәби бәйгеләр һәм биремнәр үткәрде. Укучылар табышмаклар чиште, биеде, карусельдә йөрде, Федорага савыт-сабасын табарга булышты, ә Муха-Цокотухага яңа самавыр сатып алу өчен акча эзләделәр. 

Балаларга шулай ук «Корней бабай әкиятләре» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: