Шагыйрьнең асыл дөньясы (6+)

3 март көнне 17 нче санлы китапханәдә танылган шагыйрә, прозаик, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова белән очрашу узды. 

Алып баручы Әлфия Мирзанур кызын Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйгедә җиңү яулавы белән котлады, «Канатлар ныгыганда» дип аталган яңа китабының тизрәк дөньяга чыгуын һәм киләчәктә тагын да зуррак иҗади уңышларга ирешүен теләде. Балалар зур кызыксыну белән авторның татар һәм рус телләрендә яңгыраган шигырьләрен тыңлады, сораулар яудырды.
Очрашу җылы һәм дустанә рухта узды. 

Поделиться: