«Мин булмасам, кем?» яхшылык фестивале (12+)

Кайвакыт акча өчен түгел, ә йөрәк кушканга нинди дә булса яхшылык эшлисе килә.  Шундый максаты булган кешеләрне волонтерлар дип атыйлар. Волонтерлык нинди булуы һәм ни өчен кешеләр буш вакытларында башкаларга ярдәм итүне сайлавы турында сөйләшик. Безнең илдә волонтерлык хәрәкәте елдан-ел җәелә бара. Чаллы шәһәре дә искәрмә түгел. 
28 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Мин булмасам, кем?» дигән яхшылык фестивале үтте. Фестивальдә волонтерларга беркайчан да волонтер булмаганнар каршында үзләре турында сөйләргә һәм шәһәребез, илебез хакына уртак эш тәкъдим итәргә мөмкинлек туды. Чарага килүчеләргә кызыклы һәм бай программа тәкъдим ителде. Яшьләрне дә, өлкәннәрне дә кызыклы мәйданчыклар көтте. 
Фестиваль «Герат кыр почтасы» агитбригадасы чыгышыннан башланды. Тамашачылар каршында һәрберсе үз һөнәренә ия булса да, иҗат белән берләшкән күркәм һәм талантлы кешеләр чыгыш ясады. 
«Булышырга вакыт» социаль волонтерлар командасы уздырган «Социаль волонтерлар һәм алар кайда булыша» исемле интерактив дискуссия яшьләр өчен мәрхәмәтлелек дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә әйләнде.
Өлкән буын тамашачылар игътибарын «Онытылмас юлдашлар» спектакле җәлеп итте, ә «Айфаар» ансамбле аларга «Йөрәккә шатлык бүләк итүче җырлар» исеме астында бик матур чыгыш бүләк итте.

афиша правильная доброфест
IMG_0090
IMG_0093
IMG_0102
IMG_0100
IMG_0108
IMG_0121
IMG_0128
IMG_0131
IMG_0133
IMG_0136
IMG_0137
IMG_0142
IMG_0150
IMG_0153
IMG_0162
IMG_0174
IMG_0178
IMG_0193
IMG_0200
IMG_0208
IMG_0209
IMG_0218

Теләге булганнар зур кызыксыну һәм илһам белән сугышчыларыбыз өчен маскировка челтәрләре үрү һәм вакытыннан алда туган балалар өчен башмакчыклар бәйләү буенча мастер-классларда катнашты. 
Яхшылык фестивале үз исемен аклады һәм чыннан да чара дәвамында мәрхәмәтлелек һәм бер-береңә ярдәм итү рухы хакимлек итте.  
«Сезнең сак» челтәрләр үрү үзәге, «Чаллы күңеле белән яшь» командасы, «Табигатькә булыш» экологик активистлар командасы, «ЧПВ «Василиса» югалган балаларны эзләү волонтер төркеме, «28 петель» волонтер төркеме үз эшләрен тәкъдим итте.
Фестивальдә шулай ук Ватанны саклаучылар кунак булды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: