Сөмбелә бәйрәменә рәхим итегез!

SDC13778
SDC13787
SDC13801
SDC13808
SDC13812
SDC13815

3 нче ноябрьдә 14 нче номерлы китапханәдә Сөмбелә бәйрәме узды. Татар халкының  борынгыдан килгән күркәм йолалары, бәйрәмнәре, уеннары булган. Аларның кайберләре инде бөтенләй онытылган. Сөмбелә бәйрәме  үзенең үзенчәлеге белән аерылып тора. Бу бәйрәмнең килеп чыгышы б.э.к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә “шумбул” “сары башак” дигән мәгънәгә туры килә. Кичәгә килгән балалар бәйрәмнең тарихы, йолалары белән таныштылар. Татар халык уеннары үткәрелде: “Кунаклар”, “Яшелчәләр”, “ Түбәтәй алышлы”. Фәридә Кудашева башкаруында “Уракчы кызы” җырының язмасын тыңлап, безнең халыкның кабатланмас моңына тагын бер кат сокландылар. Кичәдә шулай ук табышмак, мәкальләр, сынамышлар әйтелде.  Сөмбелә бәйрәменә хас булган йолалар үткәрелде. Бәйрәм пешкән тәмле ризыклардан авыз итеп, татар җырлары тыңлап дәвам итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: