Владимир Железниковның «Чучело» китабы буенча укучылар конференциясе (6+)
27
Март 2023
Дүшәмбе
Мәктәп коллективы эчендә мөнәсәбәтләр гел уңай гына бармый. Һәр мәктәп укучысының үз характеры, тормышка үз карашлары. Китаплар укучылар өчен яхшы, дустанә мөнәсәбәтләр булдыруда ярдәмче була ала. Шәһәр үзәк китапханәсе урта мәктәп яшендәге балалар өчен Владимир Железниковның «Чучело» китабы буенча укучылар конференциясе уздырды. Балалар китап буенча фикер алышты, китап геройларының үзара мөнәсәбәтләрен тикшерде, үз мәктәп тәҗрибәләре белән чагыштырды һәм хәтта дуслык, хыянәт, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек темаларына бәхәсләште. |