«Яхшы китап – чын йөрәктән» (6+)

14 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсе «Китапны яратып бүләк ит» гомумроссия акциясенә кушылды.

от
1
2
3
4

Халыкара китап бүләк итү көне кысаларында, «Яхшы китап – чын йөрәктән» дигән бәйрәм узды. Балалар әлеге бәйрәмнең 2012 елда барлыкка килүе һәм дөньяның 30 дан артык илендә билгеләп үтелүе турында белде. Китапханәче белән бергә, «Әкият юллары буйлап» презентациясе ярдәмендә балалар әкияти китап геройларын искә төшерде, «Тылсымлы сандык»та яшеренгән китаплар турында табышмакларны чиште һәм Хоттабыч карт белән әдәби уеннар уйнады. Кызлар һәм малайлар «Китапларны ничек ясыйлар?» дигән танып белү видеоязмасын зур кызыксыну белән карады. Чарага килгән һәркем шулай ук гомумроссия акциясендә катнашып, өйләреннән алып килгән 50 дән артык китапны Үзәк балалар китапханәсе фондына бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: