«Сәнгать фашизмга каршы» хәтер көне (6+)

Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге хезмәткәрләре чаралар циклы үткәрде.  
Студентлар белән «Көрәшүче сәнгать» дигән әңгәмә-практикум вакытында китапханәчеләр сугыш чорындагы сәнгать үсеше турында сөйләде. Сугыш елларында сәнгать әһелләре бар көчләрен фронтка ярдәмгә куя, чөнки һәр юнәлеш – рәсем сәнгате, кинематоргафия, әдәбият, музыка мөһим була, болар барысы да басып алучыларны җиңүдә үзеннән зур өлеш кертә. 
Чарада катнашучылар сугыш чоры плакатлары, рәсемнәре, сыннары, архитектурасы һәм музыкасы турында мәгълүмат алды. Сугыш вакыты китаплары һәм плакатларыннан күргәзмә әзерләнгән иде, винил пластинкаларда сугыш җырлары яңгырады. 

рптьраьарьыьы
к 9мая дети
к 9мая лекция
к 9мая натюрморт
к 9мая сотрудники
к 9мая студенты
к 9мая

Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм иҗади түгәрәккә йөрүче балалар өчен тематик мастер-классларда георгий тасмасы белән бизәлгән күкрәк билгеләре ясалды. Шулай ук балалар өчен сугыш чоры атрибутлары белән чын натюрмортны рәсемгә төшерү буенча мастер-класс оештырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: