Диспут & күргәзмә (12+)
3
Март 2022
Пәнҗешәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә гадәти булмаган форматта очрашулар узды. Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында ЧДПУның сәнгать һәм дизайн факультеты студентларының «пэчворк» техникасында ясалган иҗади эшләреннән торган күргәзмә ачылды. ТРның атказанган сзнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов яшьләр белән «Цифрлаштыру чорында сәнгатьне кабул итү» темасына әңгәмә корды. Балалар шәхеснең иҗади үсеше өчен гаҗәеп киңлекне ачучы цифрлы технологияләрнең мөмкинлекләре турында белде. Теләге булганнарны 23 мартка кадәр күргәзмәгә килергә чакырабыз. |